16+

«Татарстанда хакимият белән җәмгыять милләтләрнең үзара дус яшәвенә ирешкән»

Россия көчле субъект булмаса, безнең язмышны башкалар хәл итәчәк. Ә ил һәрьяктан ныклы булсын өчен, дәүләт һәр гражданлык институтларының нәтиҗәле эшләве кирәк. Аларның уңышлы эшчәнлегенең нигезендә бердәмлек ята. Бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китерәчәк. IV Республикакүләм форумы алдыннан узган «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятьләре институтларының иң уңышлы тәҗрибәләре»...

Россия көчле субъект булмаса, безнең язмышны башкалар хәл итәчәк. Ә ил һәрьяктан ныклы булсын өчен, дәүләт һәр гражданлык институтларының нәтиҗәле эшләве кирәк. Аларның уңышлы эшчәнлегенең нигезендә бердәмлек ята. Бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китерәчәк. IV Республикакүләм форумы алдыннан узган «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятьләре институтларының иң уңышлы тәҗрибәләре»...

Россия көчле субъект булмаса, безнең язмышны башкалар хәл итәчәк. Ә ил һәрьяктан ныклы булсын өчен, дәүләт һәр гражданлык институтларының нәтиҗәле эшләве кирәк. Аларның уңышлы эшчәнлегенең нигезендә бердәмлек ята. Бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китерәчәк. IV Республикакүләм форумы алдыннан узган «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятьләре институтларының иң уңышлы тәҗрибәләре» секциясендә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яхшырту комиссиясе рәисе Иосиф Дискин шулай дип белдерде. Ул шулай ук әлеге секциянең Татарстанда очраклы гына узмавын да әйтеп үтте.

- Татарстан - күпмилләтле республика, аның территориясендә 173 милләт вәкиле яши. Хакимият белән җәмгыять монда милләтләрнең үзара дус яшәвенә ирешкән, - диде ул.

Секция эшендә катнашкан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да үзенең чыгышында дәүләт үсеше өчен коммерцияле булмаган оешмаларның бергә җигелеп эшләве зарурлыгын әйтеп үтте. Татарстан мөселманнары диния нәзарәт белән бергә уртак проектлар эшләргә теләвен җиткерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарада дини традицияләрне һәм Россия мөселманнары мирасын торгызу юлында диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул күптән түгел генә нәзарәтнең 25 еллыгын билгеләп үтүен һәм җәмгыятьтә конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлеккә ирешүен, Татарстан мөселманнарының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырта алуын ныклы рәвештә раслый алуын билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы - дәүләт сәясәтенең иң мөһим өлеше.

- Татарстан халыклары ассамблеясе составында 200дән артык милли оешма эшли, район җирлекләрендә сигез Дуслык йорты сафка басты. Ассамблея республиканың бик күп министрлыклары, ведомстволары белән хезмәттәшлек итә. Квартал саен җыелышып, булган проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез. Түгәрәк өстәлләр ике як өчен дә файдалы, хәл ителмәгән мәсьәләләргә кабат әйләнеп кайтып аларны чишү өчен дә мөмкинлек туа, - диде ул.

Ул шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең дә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading