16+

Татарстанда ике фура катнашында коточкыч һәлакәт булган

Яшел Үзән районында ике фура маңгайга маңгай бәрелешкәннән соң, автомобильләргә ут капкан. Әлеге коточкыч һәлакәттә йөртүчеләрнең икесенең дә гомере өзелгән. Болардан кала, юл фаҗигасендә тагын бер җиңел машинага да зыян килә.

Фаҗига кичә, 10 февральдә, М7 трассасының 749нчы километрында Зур Ходяшево авылы янында килеп чыккан. Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 19 сәгать 44 минутта алынган.
Ачыкланганча, 30 яшьлек «ДАФ» фурасын йөртүче (Башкортстан номерлары белән) идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан. Анда ул Мәскәүгә таба хәрәкәт итүче сыра төягән зур йөк машинасы «МАН» белән (Мәскәү номерлары белән) бәрелешкән. «ДАФ» каршы як полосага чыгып, 15-й модельле «Ладага» (Түбән Новгород номерлары белән) бәрелгән. 26 яшьлек «Лада» йөртүчесе кулы сынып, Казан республика клиник хастаханәсенә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading