16+

Татарстанда җилем белән сөннәткә утырталар

Республика балалар клиник хастаханәсендә, Россиядә беренчеләрдән булып, яңа технология буенча сөннәткә утырта башлаганнар. Операция вакытында махсус җилем файдаланалар. Казанда мондый алым белән ике операция ясалган инде.

Гадәти булмаган җилемне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар урологы-андрологы Наил Әкрәмов Германиядән алып кайткан.

– Мин бу җилемне чит илгә тәҗрибә тупларга баргач күрдем. Германиядә мондый җөйсез технологияне сөннәткә утыртканда еш кулланалар. Җилем Россиядә җитештерелми, – ди Наил Әкрәмов.
Табиб әйтүенчә, җилем медицинада Советлар Союзы заманында ук файдаланыла башлаган. Ул күпмедер дәрәҗәдә БФ-6ны хәтерләтә. Мондый технология белән ясалган операциядән соң яралар тизрәк төзәлә. Ярага инфекция керү куркынычы да кими.

– Сөннәткә утыртканнан соң яра бер атнада төзәлсә, җилемнән соң пациент өч көн дигәндә тернәкләнә. Җилемне сөннәткә утыртканда гына түгел, медицина өлкәсендә башка төр операцияләр вакытында, биттәге җөйләрне төзәтү өчен дә кулланалар, – ди Наил Әкрәмов.

Хәзер немец белгечләре әлеге алымга патент өчен документлар җыялар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading