Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
Иртәгә, 6 декабрьдә, Татарстанда төнлә һәм көндез буран булачак, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан искән җилнең тизлеге 17 метр секундка кадәр җитәчәк.
Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле сак һәм игътибарлы блу сорала.
Һава температурасы төнлә 2-6 , ә көндез 0-4 градус салкын булачак.
0
Комментарийлар