16+

Татарстанда «кинобум» көтелә

Башка еллардагы кебек, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел да 5-11 сентябрьдә узачак. Фестиваль бюджеты - 7,5 миллион сум тәшкил итә. Быелгы фестиваль, аның үзенчәлекләре турында журналистларга "Татаркино" оешмасы директоры, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, программалар директоры Альбина Нафигова, сайлап алу комиссиясе әгъзасы Әдилә...

Башка еллардагы кебек, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел да 5-11 сентябрьдә узачак. Фестиваль бюджеты - 7,5 миллион сум тәшкил итә. Быелгы фестиваль, аның үзенчәлекләре турында журналистларга "Татаркино" оешмасы директоры, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, программалар директоры Альбина Нафигова, сайлап алу комиссиясе әгъзасы Әдилә...

Конкурс программасына быел 27 илдән 60 фильм кертелгән.
- Фильмнарны сайлап алу бик авыр булды, чөнки фестивальның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Фильмнар да, аларның сыйфаты да арта, - диде Әдилә Хайбуллина.

Традицион тулы уен, тулы документаль, кыска уен һәм кыска документаль метр форматындагы эшләрдән тыш, быелгы сезонда узган ел бераз "тикшереп каралган" "Яшь Россия" (Россиянең яшь режиссерлары эшләгән төрле жанрдагы тасмалар) һәм бөтенләй яңа "Милли кино секциясе" дип аталган махсус конкурс күрсәтелгән.

Соңгысына аерым тукталырга кирәк. Монда Татарстан үзе генә, яки башка илләр белән берлектә төшергән ун фильм ("Айсылу", "Тапшырылмаган хатлар", "Мирас угы", Нәҗибә Ихсанова турындагы "Нәҗибә" документаль фильмы һәм башкалар) керәчәк. Алар арасында кыска һәм озын метражлы, документаль, анимацион, кыскасы, төрле жанрдагы фильмнар бар. Казаннан катнашучыларның күп булуын Миләүшә Айтуганова Казан дәүләт мәдәният университетының режиссура бүлеген тәмамлаган яшь режиссерларның фильм төшерүе белән аңлата.

- Сыйфатлы кинолар барлыкка килде. Журналистларны, тавыш операторларын, режиссерларны үзебез әзерлибез. Алар өстәмә рәвештә Мәскәүдә, ә кайберләре Голливудта та берничә ай укып кайта. Быел гомумән Татарстанда "кинобум". Параллель рәвештә ун тулы һәм кыска метражлы фильм төшерелә. Аның нәтиҗәсе булыр дип өметләнәм. Киләсе елга да фестивальдә Татарстанда иҗат ителгән фильмнар артыр, дип уйлыйм, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

Быел жюри эшчәнлегендә дә үзгәрешләр бар. Жюри составында секцияләр буенча 11 илдән килгән 20 белгеч эшлиячәк. Шулай итеп, жюриның һәр "төркем"е 10-20 фильмны карап бәяли, бәхәсле очракларда соңгы сүзне жюри рәисе әйтәчәк. Быел бу җаваплы вазыйфага Россиянең халык артисты, режиссер һәм сценарист Николай Досталь билгеләнгән. Моннан тыш, быел беренче тапкыр жюри әгъзалары арасында журналистлар булачак. Россиядән ул - Дмитрий Пивоваров.

Быел фестиваль "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме белән берлектә оештырыла. Тамашачы өчен конкурс программасыннан тыш параллель һәм конкурстан тыш программалар да әзерләнгән. "Россия - ислам дөньясы" киносекциясе әнә шундыйлардан. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фестиваль кысаларында ислам илләренең киноматогрофистлары белән берлектә түгәрәк өстәл уздырылачак. Анда ислам илләрендә кинолар эшләү, фильмнарын прокатка чыгару мәсьәләләре каралачак.
Программалар директоры Альбина Нафигова билгеләп узганча, фестиваль кысаларында дүртенче тапкыр "Время кино" Бөтенроссия форумы да узачак. Ул Россиядә һәм чит илләрдә кино күрсәтү үзенчәлекләренә багышланыр дип уйланыла. Фикер алышуның төп мәйданнары булып "Мир" кинотеатры һәм "Ногай" кунакханәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты шоу-румы билгеләнгән.

Быел XIII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең ачышы булган («Безнең пәйгамбәр») фильмы кинофестиваль ачылу тантанасыннан соң Казан Кремле биләмәләрендә ачык һавада күрсәтеләчәк.
- Бу - Мисыр фильмы. Без аны, теләге булган барлык кеше карый алсын өчен, ачык һавада Open air күрсәтергә ниятлибез. Быел һава шартлары бу мөмкинлекне бирер, дип өметләнәбез, - диде Миләүшә Айтуганова.

Фестивальгә кагылышлы 5 иң актуаль сорауга җавап:


1. Иң кызыклы фильмнар турындагы мәгълүматны каян белергә?
Казан халыкара мөселман киносы фестивале, "Татар кино" сайтларында, социаль челтәрләрдән карап белеп булачак

2. Ачылу тантанасы кайда һәм кайчан булачак?
5 сентябрьдә "Пирамида"да сәгать 17.00дә

3. Ябылу тантанасы кайда һәм кайчан булачак?
11 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында сәгать 17.00дә

4. Фильмнарны кайда карап булачак?
"Родина", "Мир", "Киномакс", "Корстон" кинотеатрлары, Казан Кремле

5. Фестиваль кунаклары кемнәр булачак?
Наталья Варлей, Светлана Светличная, Владимир Конкин, Анна Снаткина, Леонид Кулагин, Марат Бәшәров, Кирилл Плетнев, Иван Золотухин һәм башкалар



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading