16+

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 132гә җиткән

Россиядә COVID-19тан тәүлеклек үлем-китем буенча антирекорд куелган. Татарстан Республикасында - коронавирусның 75 яңа очрагы теркәлгән.

Россиядә COVID-19тан тәүлеклек үлем-китем буенча антирекорд куелган. Татарстан Республикасында - коронавирусның 75 яңа очрагы теркәлгән.

Россиядә COVID-19 йоктыручыларның саны 24326га арткан, дип хәбәр итә Covid-19 вирусы белән көрәш штабы.

"Соңгы тәүлек эчендә Россиядә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) расланган очраклар - 85 төбәктә 24326 тәшкил итә, шул исәптән 5230 (21,5%) кешедә әлеге чир симптомсыз гына, җиңелчә үтә", - диелә хәбәрдә.

Пандемия башыннан бирле илдә 2138828 очрак теркәлгән.

Тәүлек эчендә 491 үлем очрагы теркәлгән - бу эпидемия башланганнан бирле антирекорд санала. Бөтен чор эчендә Россиядә ковидтан 37031 кеше үлгән. Сәламәтләнүчеләр саны 1634671 га җиткән (тәүлек эчендә 23226 пациент сихәтләнгән).

Узган тәүлектә ТРда COVID-19ның 75 яңа очрагы ачыкланган. Республикада коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 9848 гә җиткән. Барлыгы 8598 кеше сәламәтләнгән (узган тәүлектә бу сан - 71). 132 пациент вафат булган.
Географик бүленеш:
1.    Казан - 53
2.    Яр Чаллы - 6
3.    Бөгелмә - 1
4.    Югары Ослан - 4
5.    Биектау районы - 1
6.    Алабуга - 2
7.    Яшел Үзән - 3
8.    Лаеш - 2
9.    Мөслим - 2
10.    Саба - 1

ФОТО: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading