16+

Татарстанда күзенә пистолет белән атылган малайның гомере өзелгән

Бүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин...

Бүген балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин операциядән соң баланың хәле начарлана, йөрәге тибүдән туктый.

Үлемгә китергән сәбәпләрнең соңгы нәтиҗәсен суд-медицина экспертлары ясаячак.

Яшүсмер күптән түгел травматик пистолет сатып алган булган. Әтисе улында күргән коралны алып яшереп куйган. Әмма улы пистолетны тапкан һәм саклар өчен иптәшенә биргән.

11 февраль көнне әлеге иптәше пистолетны хуҗасына бирү өчен мәктәпкә алып килгән. Биргәндә ул аның корылган икәнен әйтергә оныткан.

Дәрес бетәргә берничә минут кала укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыккан. Пистолет хуҗасы коралны сумкасыннан алып, аның белән селтәнгәләп уйнаган һәм ул шул вакытта пистолет атып җибәреп, уң ягында утырган иптәшенең күзенә эләккән.

Балалар арасында низаг булмавы билгеле.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading