16+

Татарстанда «Мерседес-мәктәпләр» ачыла

Татарстанда «Мерседес-мәктәпләр» ачыла

Яңа мәктәпләр төзелешенә таләпләр югары, алар уңайлы, сыйфатлы булудан тыш, анда эшләүче хезмәткәрләр дә тәҗрибәле булырга тиеш.
- Мәктәптә эшләүче гайка ачкычы тотып йөри торган Ваня дәдәй генә түгел, ә ЭВМ машиналарын аңлаган, программалар белән эшли белгән инженер булырга тиеш, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәктәпләр төзелеше, быел ачылачак белем бирү йортлары турында сөйләштеләр.
Татарстанда 2011-2016 елларда 9,3 мең укучыга исәпләнгән 35 яңа мәктәп төзелгән. Мәктәпләр яңа стандартлар буенча эшләнгән, Казанда Мәүлетов урамында ачылган халыкара мәктәп блогын Илшат Гыймаев хәтта чит ил машинасы белән чагыштырып карады.

- Мин мәгариф министры түгел, әмма аның барлык заманча белем бирү алымнарына нигезләнеп эшләгәннәрен яхшы беләм. Кыскасы, «Жигули» машинасы бар, бар «Мерседес». Бу мәктәп - «Мерседес», - диде ул.
Быел исә республикада 11 мәгариф объекты куллануга тапшырылыр дип көтелә. Аларның бишесе сентябрьгә үк ишекләрен ачачак. Арчада, Биектауда, Чаллыда, шулай ук Казанда «Тектоник» тукталышы янында һәм «Седьмое небо» торак комплексындагы мәктәпләр укучыларны кабул итәчәк. Әлки районының Татар Борнае авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәптә, 20 урынлы балалар бакчасында, Чирмешән мәктәбендә дә төзелеш эшләре гөрләп бара. «Салават күпере» торак комплексында да мәктәпнең өченче катын сала башлаганнар. 1224 балага исәпләнгән бу мәктәп 2018 елның сентябреннән укучыларын кабул итәр, мөгаен. Быел салыначак мәктәпләр якынча 6,7 мең баланы яңа мәктәпле итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading