16+

Татарстанда мигрантларга карата "ау сезоны" башланды

Татарстанда законсыз миграциягә каршы юнәлтелгән «Легаль булмаган мигрант» операциясе башлана. Ул ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда законсыз миграциягә каршы юнәлтелгән «Легаль булмаган мигрант» операциясе башлана. Ул ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Чараның максатлары - чит ил гражданнары тарафыннан сәүдә, җәмәгать туклануы, шул исәптән базарларда, сәүдә предприятиеләрендә, төзелеш тармагында, чит ил кешеләре хезмәте файдаланылган башка объектларда кылынган законсыз миграция очракларын кисәтү һәм булдырмау, миграция законнарын бозу очракларын ачыклау һәм булдырмый калу. Аның барышында чит ил хезмәт көчләрен файдалана торган һәртөрле объектлар һәм мигрантлар күпләп яши торган урыннар тикшереләчәк.

Россия миграция федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, быел 10 айда идарә хезмәткәрләре тарафыннан, республиканың көч структуралары белән берлектә, 11 меңнән артык тикшерү чарасы уздырылган. Нәтиҗәдә, 18 меңнән артык чит ил кешесе тикшерелгән.

Миграция законнарын бозган өчен төзелгән административ беркетмәләр саны 12 меңнән артып киткән. Шулардан 1,5 меңләбе чит илдән килгән һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне Россиядә хезмәт эшчәнлегенә законсыз рәвештә җәлеп иткән эш бирүчеләргә мөнәсәбәттә төзелгән. Чит илләрнең 860 кешесенә карата Татарстан судлары тарафыннан Россия Федерациясе территориясе чикләреннән административ куып чыгару турында карарлар кабул ителгән. Чит илләрнең 2664 гражданына Россия территориясенә керүгә юл ябылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading