16+

«Татарстанда милли сәясәт өлкәсендә алып барылган эшләр бөтен төбәкләр өчен үрнәк»

Татарстан халыклары ассамблеясе советының IV хисап-сайлау конференциясендә катнашкан Россия халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Назиржон Абдуганиев үзенең чыгышында шулай дип белдерде.

Татарстан халыклары ассамблеясе советының IV хисап-сайлау конференциясендә катнашкан Россия халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Назиржон Абдуганиев үзенең чыгышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан ассамблеясенең уңай эш тәҗрибәсе Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә билгеле. Аерым алганда, республика тәҗрибәсе 2017 елда оешкан Евразия халыклары ассамблеясе эшендә дә киң кулланыла.

– Миңа республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендәге эшләрнең эре шәһәрләрдә генә түгел, муниципаль районнарда да алып барылуы ошый. Ассамблея бөтен районнарны колачлый алган, – диде ул.
Бүгенге көндә район җирлекләрендә ассамблеянең үз филиаллары һәм вәкиллекләре эшли. Соңгы өч елда алар Чүпрәле, Мөслим, Кукмара, Нурлат, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында эшли башлаган. Район хакимиятләре инициативасы белән, Халыклар дуслыгы йортлары да ачылган. Аларның саны бүген сигезгә җиткән. Өч ел эчендә Дуслык йортлары Нурлатта, Азнакай һәм Лениногорскида барлыкка килде.
Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сүзләренчә, аларның һәркайсында ел дәвамында бик күп мәдәни чаралар уза. Бирегә килгән һәр кеше республикада яшәүче милләтләрнең мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша ала. Аларның ишекләре бөтен кеше өчен ачык. Күптән түгел генә ассамблеядә бурят һәм абхаз милли-мәдәни автономияләре оешкан.

– Ассамблеянең эшчәнлеген республика җитәкчелеге дә таный һәм һәрдаим ярдәм итеп тора. Милли культураларны үстерүгә, милләтара һәм динара тынычлыкны саклауга, экстеремизмны һәм терроризмны булдырмауга юнәлтелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен 300 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ассамблея уздырган иң мөһим чараларның берсе – миграция мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, ул хөкүмәт һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында уза. Түгәрәк өстәлләр елына өч-дүрт тапкыр Дуслык йортында үтә. Бу чаралар хокук саклау органнары өчен дә, милли-мәдәни автономияләр өчен дә файдалы. Очрашуларда миграция мәсьәләләренә һәм мигрантларны яклауга кагылышлы бәхәсле сорауларга җаваплар табыла. Әлеге тәҗрибәне муниципаль районнарга да кертергә тырышабыз, – дип сөйләде Николай Владимиров.
Ассамблея мигрантларның адаптациясе буенча да комплекслы эшләр алып бара. Статистикага күз салсак, 2017 елда миграция учетына 278 мең чит ил гражданы баскан. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 11 процентка артык.

Республикага килгән чит ил гражданнарына үзләренең телен, мәдәниятен сакларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Әлеге уңайдан Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Биредә төрле милләт балалары туган телләрен, гореф-гадәтләрен, бию-җырларын өйрәнә. Быел күп милләтле мәктәпнең унҗиде милли бүлегендә 285 бала укый.

Халыклар дуслыгы йортында милли җыр-биюләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән төрле форматтагы чаралар еш уздырыла. Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов үзенең чыгышында соңгы өч елда милли-мәдәни автономияләрнең иҗади коллективлары артуын билгеләп үтте.
Хисап-сайлау конференциясе ахырында Россия халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Назиржон Абдуганиев Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, этнәмәдәни үсешкә һәм халыклар бердәмлеген ныгытуга саллы өлеш керткән өчен, Россия Халыклар ассамблеясенең алтын медален тапшырды.

Сүз уңаеннан: конференция делегатлары Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе итеп, бертавыштан, Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасында кабат Николай Владимиров калды.

Чараны йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин киләчәктә дә республикада милләтара дуслыкны, республикада яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, традицияләрен сакларга өндәде.
– Бу өлкәдә бик күп эшләр эшләнә, безнең алда тагын да зур бурычлар тора. Моның өчен безнең резерв зур, – диде ассамблея советы рәисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading