16+

Татарстанда Мисырга очышларны туктату белән бәйле вазгыять буенча оператив штаб булдырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мисырга очышларны туктату һәм хәзер анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштыруны йөкләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мисырга очышларны туктату һәм хәзер анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштыруны йөкләде.

Ул штаб составына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимиятләре вәкилләре керә. Штаб җитәкчесе итеп ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев, аның урынбасары итеп ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин билгеләнде.

Якынча мәгълүматларга караганда, хәзер Мисырда 3,5 мең татарстанлы ял итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading