16+

Татарстанда мәктәптә укучылар антисептик белән агуланган?

Әлеге факт буенча республиканың Питрәч районы прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Әлеге факт буенча республиканың Питрәч районы прокуратурасы тикшерү үткәрә.

ТР прокуратурасы балаларның антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Богородское бистәсе мәктәбендә бүлмәләрне антисептик эремә белән эшкәрткәннән соң берничә укучы үзләрендә хәлсезлек сизгән. Балалар күңел болгану, тән кычыту, күз чәнчү һәм баш авыртуга зарланган.

Укытучылар шунда ук тәрәзәләрне ачып мәктәпне җилләтергә керешкән, балаларны күрше бинага чыгарганнар. Үзләрен начар хис иткән укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Руслан Галиев сүзләренчә, әлеге факт буенча республиканың Питрәч районы прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading