16+

Татарстанда Мәскәү көннәре уза

Татарстан Республикасында, Мәскәү көннәре кысаларында, Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәтләренең рәсми делегациясе катнашында зур мәдәни чаралар дәвам итә.

Татарстан Республикасында, Мәскәү көннәре кысаларында, Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәтләренең рәсми делегациясе катнашында зур мәдәни чаралар дәвам итә.

30 октябрь көнне 2 нче Газ урамы, 5 йорт, 1 корпус адресы буенча Казан йортларының берсендә диварга ясалган Муса Җәлил графитти арт-проектын ачу тантанасы үтәчәк. Ул - казанлыларга Мәскәү Хөкүмәтенең бүләге. Соңрак Татарстан ветераннары катнашында "Мәңгелек ут"ка чәчәкләр куела. Шунда ук ветераннарга Мәскәү Хөкүмәтенең бүләк сертификатлары да тапшырылыр дип көтелә.

Шул ук көнне сәгать 19.00да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Мәскәүнең сәнгать осталары катнашында гала-концерт үтә. Чарада "Гжель" Мәскәү дәүләт бию академия театры, "SOPRANO Турецкого" арт-төркеме, "Главная сцена" телепроекты суперфиналчысы Ксения Дежнева, Татарстанның атказанган артисты Нурлан Бикмөхәмбәтов һәм башкалар катнаша. Гала-концертны Максим Шәрәфетдинов һәм Фәридә Корбангалиева алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading