16+

Татарстанда печән чабучылар ярыша

29 июльдә Зәйдә «Сенофест» арт-фестивале узачак. Фестивальгә килүчеләр печәннән ясалган ике метр биеклектәге арт-объектлар күрәчәк, чүлмәкчеләр, тукучылар, тимерчеләр, кул осталары эшләгән әйберләр белән танышачак.

«Эко-городок» мәйданчыгында арт-композицияләр әзерләүдә катнашырга һәм йорт хайваннарын ашатырга мөмкин булачак, «Экстрим» мәйданчыгында гигант таганнарда атынырга, тирда атарга мөмкин булачак һәм башка уеннар оештырылачак.
Балалар өчен махсус зона оештырыла: печәннән зур лабиринт, халык уеннары, төрле мастер-класслар көтелә. Алар авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында мәгълүмат алачак һәм аларга үзләрен вакытлыча агрономнар, сыер савучылар һәм механизаторлар һөнәрендә күрергә мөмкинлек булачак.
Ярышларның тагын бер төре, иң кызыгы - «Печән чабучылар ярышы» булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading