16+

Татарстанда руль артында барган хатын-кыз үзен видеога төшергән вакытта, һәлакәткә очрап, гомере өзелгән (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Кичә Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл транспорт һаләкате нәтиҗәсендә шулай ук автобус йөртүче һәм пассажирлар зыян күргән. Дәүләт автоинспекторлары рульда баручы кыз үзен телефон ярдәмендә видеога төшергән, дип фаразлый.

Җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче үк һәлакәт урынында вафат була. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәһәрәхәтләр алган, алар арасында 7 яшьлек бала да бар. Ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күрүчеләрне Яшел Үзән районы хастаханәсенә озаткан.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading