16+

Татарстанда “Сәламәт булыйк” мәгълүмати-агарту проекты эшли башлады

Татарстанда «Сәламәт булыйк» мәгълүмати-агарту проекты старт алды. Аның инициаторы - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Татарстанда «Сәламәт булыйк» мәгълүмати-агарту проекты старт алды. Аның инициаторы - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

    - "Сәламәт булыйк!" дигән инициатива нигезендә Рөстәм Миңнехановның президент программасы ята. Ул сәламәт яшәү рәвеше, авыруларны профилактикалау, рациональ туклану, гигиена, хезмәт һәм ял режимы нормаларын үтәү мәсьәләләренә кагыла,- дип сөйләде ведомство башлыгы Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, проектның кирәклеге төбәк башлыгының кешеләрнең иминлеге турында кайгыртырга омтылуы гына түгел, ә тормыш белән дә бәйле. Татарстан медикларының коронавируслы инфекция пандемиясе белән уңышлы көрәшүе татарстанлыларга тагын бер кат кешенең сәламәтлеге - аның иң кыйммәтле ресурсы турында искә төшерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading