16+

Татарстанда социаль программаларның барысы да киләсе елда дәвам итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада 37 социаль программа гамәлгә ашырыла. Планнарның сүздә генә калмыйча, тәгаен эшләр мисалында күзгә күренеп торуы халыкта канәгатьлек хисе тудыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада 37 социаль программа гамәлгә ашырыла. Планнарның сүздә генә калмыйча, тәгаен эшләр мисалында күзгә күренеп торуы халыкта канәгатьлек хисе тудыра.

Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылында яңа клуб ачылгач, ямашлыларның сөенече кырга сыярлык түгел иде. Гөрли клуб тормышлары. Янәшәдәге Балтач белән Күки авыллары клублары – дәүләт архивы документларында гына сакланып калган элеккеге “Татарстан” колхозы истәлеге. Балтач клубы искерде, түбәсеннән су үтә. Шуңа да карамастан, клуб хезмәткәрләре төрле мәдәни чаралар оештырып кына тора.

Күки клубы ярым җимерек хәлдә ун елга якын моңсуланып утырды, бичаракай. Ниһаять, Күки авылында да яңа бина төзелеше башланды.

– Клубка инде нигез салынды.
– Башта 50 урынга гына планлаштырылган булган, хәзер инде 150 урынга исәпләнеп төзелә икән.
– Күки клубы 2018 елның язына төзелеп тә бетәчәк икән.
Авылдашларның әле берсе, әле икенчесе әнә шундый куанычлы хәбәрләре белән уртаклаша. Быел республиканың 31 авылы яңа клублы булган. Беррәттән капиталь төзекләндерү дә алып барыла бит әле. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 20 декабрьдә узган матбугат конференциясендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь программаларны гамәлгә ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров таныштырганча, быел 44 мәдәният учреждениесе, 29 үсмерләр клубы, 146 мәктәп һәм балалар бакчасы, 10 колледж, балалар өчен дүрт җәйге лагерь комплекслы яңартылган.
Торак фондка капиталь ремонт үткәрү программасының быелгы исемлегенә күп фатирлы 991 йорт алынган булган, шулардан 984 йортта эш төгәлләнгән.

– Агрохуҗалыкларда узган җәйдә 335 сыер абзары капиталь ремонтланды. Бу эшләргә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум тотылды. Инвесторлар карамагындагы ферма корылмалары инвесторларның үз акчасына төзекләндерелә, – диде Илдус Насыйров.
Болардан тыш, тагын 28 яшелчә склады төзекләндерелгән, 129 силос-сенаж траншеясы сафка бастырылган. Колхозлары таркатылган, инвестордан әллә ни файда күрмәгән авыллар халкына бу саннарны укып, көнләшергә генә кала.

– Авылларга һәм бакчачылык ширкатләренә су кертү эшләре бара. Быел гомум исәптә 254,4 километр торба сузылды, 44 артезиан коесы казылды, 38 су башнясы утыртылды. Бакчачылык ширкатләренә әһәмият бирелә. Безнең халык үзенең шәхси алты сутый җирендә кайнашырга ярата бит, – диде Илдус Насыйров. – Татарстанда социаль программаларның барысы да киләсе елда да дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading