16+

Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүлеп бирелде

Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә.

Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары да булган спорт заллары сафка бастырыла. Өсте ябулы бассейннар су спорт төрләре буенча районкүләм ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

Динара Сираҗиева

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading