16+

Татарстанда урып-җыю эшенең яртысыннан артыгы башкарылды

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 24 август көненә республикада 751,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 51 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2706 мең тонна ашлык суктырып алган. Уңыш гектардан 34,5 центнер чамасы чыга.

Иң мул уңыш Зәй районында чыга. Әлеге район игенчеләре һәр гектардан уртача 50,1 центнер уңыш җыеп ала. Гектар уңышы югары булган районнар өчлегендә Нурлат һәм Сарман (50шәр гектар) һәм Тәтеш (45,1 центнер) игенчеләре дә бар.

Иң аз уңыш алучы районнар өчлеге - Югары Ослан (24,1 центнер), Питрәч (27,5 центнер) һәм Әгерҗе (28,1 центнер).

Эш темплары иң югары булган район - Чистай. Биредә урып-җыю эшенең 62 проценты төгәлләнгән. Бөгелмә районы иң артта бара - пландагы иген мәйданының 38 процентыннан гына ашлык суктырып алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading