16+

Татарстанда уңышның 70 проценты җыеп алынган

Татарстанда уңышның 70 проценты җыеп алынган

Хәзерге вакытта бөртеклеләр мәйданнарның 70 процентында җыеп алынган. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Министрлар кабинетында узган объектлар төзелеше һәм реконструкцияләүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Бүгенгә Татарстанда 3 миллион 750 мең тонна бөртек суктырылган. 100 меңешәр тонна ашлык суктырган югары күрсәткечле 14 район исәптә. Алдынгылар рәтендә - Зәй һәм Сарман мунициапль районнары. Кама Тамагы, Югары Ослан, Менделеевск, Бөгелмә һәм Тукай районнары артта бара.

«Кайбер районнарга зур тырышлык куярга кирәк булачак. Темпларны арттыру өчен, комбайннарны читтән дә җәлеп итәргә туры киләчәк. Бүгенге көндә бөртек җыя торган 150 комбайн Ростов, Краснодар, Башкортстан, Самара, Оренбург һәм Марий Элдан китерелгән. Әмма хәзерге эшне исәпкә алганда, бу сан сан чик тугел. Киләчәктә дә мондый тәҗрибәне дәвам итәргә кирәк булачак, һәр хуҗалык белән көн саен төгәл эшләү таләп ителә, чөнки әле тагын ярты миллион гектардан ашлык җыеп алырга кирәк. Сентябрьдә нинди һава торышы буласы әлегә билгеле түгел», - дип белдерде министр.

Министр фаразлавынча, агымдагы елда 560 мең гектарга якын мәйданда уҗым культуралары чәчеләчәк. Хәзерге вакытта аларның 320 мең гектарында чәчү башкарылган. Аның сүзләренчә, республикада явып узган яңгырлар сыйфатлы чәчүне тәэмин иткән.

2016 елда бу вакытта рекордлы күрсәткеч 99,9 процент белән урып-җыю төгәлләнгән булган, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading