16+

Татарстанда волейбол үсешенә танылган спортчы Екатерина Гамова мәктәбе ачылуы зур этәргеч бирде

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында республиканың волейбол Федерациясенең хисап тоту - сайлау конференциясе узды. Биредә Федерациянең президентын һәм җитәкчеләрен сайладылар.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында республиканың волейбол Федерациясенең хисап тоту - сайлау конференциясе узды. Биредә Федерациянең президентын һәм җитәкчеләрен сайладылар.

Җаваплы вазифа бер тавыштан Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылды. Ул кабат биш елга волейбол Федерациясенең президенты итеп билгеләнде. Оешманың җитәкчеләре дә элекеге составта калды.

- Бу авыр, күп вакытны сорый торган эш. Ләкин миңа шулай ышанасыз икән, мин каршы килә алмыйм. Республика воллейболын үстереп изге эш башкарабыз, - дип рәхмәт сүзләре җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук үткән биш ел эшкә нәтиҗә ясады.

- Волейбол очсыз һәм һәр кеше шөгыльләнә ала торган спорт төре. Татарстанда ул актив үсеш алды. Бүген безнең Федерация республикада иң яхшылар рәтендә. Ирешкән уңышлар белән генә юанмыйча, үсүне дәвам итәргә кирәк. Безнең алда яңа максатлар. Бердәм булганда гына без яңа проектларны башкарып чыгачакбыз, - дип Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук соңгы елларда профессиональ спорттан тыш, массалы һәм студентлар волейболын үстерү буенча зур эш башкарылганын билгеләп китте. Волейбол инфраструктурасы да үсте. Хәзерге вакытта республикада волейбол Федерациясе филиаллары булдырыла, тренерлар һәм хөкемдарларның профессиональ квалификациясе үстерелә.
Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләрен Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та хуплады.

- Бүген балалар, яшүсмерләр, студентлар волейболына зур игътибар бирелә. Спорт ветераннарына да һәр яктан ярдәм итеп торабыз. Хезмәт коллективларында, предприятияләрдә, авыл җирлегендә дә воллейбол белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр артты, - диде ул.

Владимир Леонов шулай ук республикада волейбол үсешенә танылган спортчы Екатерина Гамова мәктәбе ачылуы да зур этәргеч бирде дип белдерде. Якын киләчәктә әлеге мәктәптә кызлардан тыш, егетләр волейбол командасын да әзерәргә җыеналар.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading