16+

Татарстанда өй туйлары гөрли: тагын 100дән артык гаиләгә фатирлы булды

Бүген, 22 февраль көнне, Чирмешән авылында һәм Яр Чаллы шәһәрендә йөздән артык гаилә өй туйларын үткәрде.

Бүген, 22 февраль көнне, Чирмешән авылында һәм Яр Чаллы шәһәрендә йөздән артык гаилә өй туйларын үткәрде.

Арендалы торак дәүләт программасы нигезендә Чирмешәндә 16 фатирлы, ә Чаллыда 143 фатирлы йорт салынган.

Яңа гына төзелгән йортларда бюджетта эшләүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, "яшь гаилә" программасында катнашучылар, грант отучы медицина хезмәткәрләре яшиячәк.

Республикада әлеге программа 2012 елдан башланып китте. Программа буенча бүгенге көндә 21 йорт (1225 фатир) салынган. Шуларның берсе Чаллы шәһәрендәге 118 фатирлы беренче IT-йорт. Иннополис шәһәрендә 14, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә 6 йорт салынган. Шулай ук Югары Ослан, Теләче авылларында да арендалы йортлар бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading