16+

Татарстанда яңа газбүлгеч станция ачылды

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Богородское” газбүлгеч станциясе ачылышында катнашты. Республиканың Питрәч районында урнашкан объект – “Газпром” тормышка ашырып килә торган масштаблы инвестицион проектның мөһим өлеше булып тора.

Татарстанда яңа газбүлгеч станция ачылды

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Богородское” газбүлгеч станциясе ачылышында катнашты. Республиканың Питрәч районында урнашкан объект – “Газпром” тормышка ашырып килә торган масштаблы инвестицион проектның мөһим өлеше булып тора.

12 млрд сумнан артык булган инвестицион проект 2010 елда старт алган иде. Аның максаты – төп төеннәрне Казаннан читкә алып чыгу, 1954 елда сафка бастырылган “Миннебаев-Казан” магистраль газүткәргечен тулысынча яңарту һәм аның җитештерүчәнлеген 2,5 тапкырга арттыру.
Төзекләндерүнең беренче этабы 2016 елда төгәлләнгән иде. Ул вакытта 61 километр магистраль газүткәргеч алыштырылды һәм яңа төен төзелде. Хәзер газүткәргечнең тагын ике өлеше, баш газкөйләгеч пункт һәм Татарстанда иң зур газбүлгеч – “Богородское” станциясе төзелеп бетте. Монда шунысын әйтергә кирәк: әлеге эшләр нәтиҗәсендә, Казанда тагын бер эре янгын-шартлау куркынычы зур булган объект кими. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе янындагы газбүлгеч ГРС-1 ябылачак.
– Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Казанда торак төзелешен алга таба киңәйтү мөмкинлеге дә артачак. Газ инде Гильдеево бистәсенә җибәрелде. Анда 500 йорт салынган, шул исәптән күп балалы гаиләләргә дә. Ә республика якын киләчәктәге 50 елга газ белән тәэмин итү буенча резерв алды, – диде Рөстәм Миңнеханов.     
Аның сүзләре буенча, “Газпром” һәм “Газпром трансгаз Казан” белән тыгыз эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә республикада күп кенә масштаблы икътисади проектлар буенча бурычларны уңышлы чишәргә ярдәм итә.
Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрне газлаштыруны мөһим бурычлар планына керткән иде.    
– 17 апрельдә без бу урында беренче таш салган идек. Бүген, нәкъ ярты ел узгач, станцияне эшләтеп җибәрәбез. Аның ярдәме белән без Казанны, халыкара аэропортны, Питрәч һәм Биектау районнарын газ белән күбрәк тәэмин итә алачакбыз. Тагын да алга таба барырга кирәк – киләчәктә Иннополиста объектлар тапшырачакбыз, башка юнәлештә эшләячәкбез. Бу проектны да ахырга кадәр җиткерергә кирәк, – диде ачылыш тантанасында “Газпром трансгаз Казан” гендиректоры Рәфкать Кантюков.

фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading