16+

Татарстанда ябык машинада калдырылган ике яшьлек сабыйның эсселектән гомере өзелгән

Кичә Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай эссе сугудан үлгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Кичә Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай эссе сугудан үлгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлләрнең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта әлеге оешманың Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, иртән малайның әбисен аның белән бергә яшәүче 42 яшьлек ир кеше Бөгелмәгә эшенә илтә бара. Алар үзләре белән сабыйны да алалар һәм арткы утыргычта утырган килеш салонда калдыралар. Аннан соң ир-ат авылына әйләнеп кайта һәм печән чабарга китә, ә машинадагы бала турында оныта. 15.00 сәгатьләр тирәсендә, хатынын алырга барырга җыенганда, ул машинасына әйләнеп кайта һәм бала мәетенә тап була.

Малайның гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Тикшерүчеләр "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгату турында мәсьәләне хәл итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading