16+

Татарстанда яшен сугу аркасында алты янгын чыккан

Татарстанда яшен сугу аркасында алты янгын чыккан.

Татарстанда яшен сугу аркасында алты янгын чыккан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге һәлакәтләрнең берсе Казанның Мәскәү районындагы күпкатлы йортында булган. Нәтиҗәдә, 1,5 кв метрлы мәйданга зыян килгән. Тагын бер янгын Чүпрәле районында чыккан. Анда 200 квадрат метр мәйдандагы корылмалар янган.
Шулай ук Алексеевск районында да яшен сугу аркасында торак йортка ут капкан. Бистәнең Комсомол урамында бүрәнәдән салынган 50 нче номерлы йортка ут кабуы хакында хәбәр килә. Урынга килгән 104 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортка терәп салынган янкорманың эчке диварлары януын күреп ала, ул эчтән бикле була. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр хуҗабикәнең эштә икәнлеге турында хәбәр итә. Янгын аркасында 20 квадрат метр мәйданда янкорманың диварлары һәм түбәнең араталарына зыян килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading