16+

Татарстанда җылыта һәм яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә.

Бүген һәм иртәгә, 15 мартта, республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска кадәр күтәрелә. Төннәрен әле һава температурасы 0 градустан түбән булачак - алдагы ике төндә 3-8 градус салкын булыр, дип фараз кылына.

Тулаем алганда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Иртәгә урыны белән кар һәм җепшек кар, 16 мартта моңа өстәп көндез яңгыр да явачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.


Татар-информ





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading