16+

Татарстанда “Йолдызлык” фестиваленә көндәш итеп, мәктәп театрлары фестивален булдырырга ниятлиләр

Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Сәйяр" Балалар театрлары фестивале үтте. Аны гамәлгә куючылар - Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе, Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Сәйяр" Балалар театрлары фестивале үтте. Аны гамәлгә куючылар - Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе, Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Сайлап алу турлары иң элек мәктәпләрдә узды. Анда жюри рәисе булган Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов болай дип сөйли: - Без һәр районнан 16 - 17шәр спектакль карадык. Бигрәк тә театр түгәрәген алып баручы җитәкчеләр сценарий язган әсәрләр безнең өчен кыйммәт булды. Яңа Савин һәм Идел буе мәктәпләре укучылары телләренең чиста булуы белән аерылып тора. Арада бүген үк театр училищесына алырга мөмкин дигәннәре бар.

Чыннан да балалар тырышып әзерләнгәннәр. 171нче мәктәп укучылары белән җитәкчеләре Фердинанд Хафизов Зәки Зәйнуллинның "41 нең арбалы хатыннары" спектаклен куярга да батырчылык иткән. Профессионал артистның хезмәт җимешләре дә куанычлы. Фердинанд абыйлары алар белән алты ел инде театр түгәрәге алып бара. Балалар Совет районында гына түгел, шәһәр күләмендә үткән "Татар кызы", "Татар егете" конкурсларында һәм башка бәйгеләрдә җиңүләр яулаганнар.

Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсъәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең дә балалар театры фестивале турында болай диде:

- Мәктәп театрлары булмаса, үзешчән сәнгать булмас иде. Без укыганда Алмаз Хәмзин белән бергә спектакльләр куеп йөри идек. Балалар башлаган эш халыкка күчә бара. Театр татар телен, халыкның гореф-гадәтләрен саклап калды. Мәктәптән үк театрга хөрмәт тәрбияли алмыйбыз икән, киләчәк юк.

"Сәхнә" журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр фестивальдә 700 дән артык бала катнашуын әйтте. Араларында 38е башка милләттән. Ул киләчәктә дә бу фестивальнең дәвам итәчәгенә ышана.
Фестивальдә 19 нчы гимназия укучылары җиңү яулады. Аларга шәһәр мэриясенең кубогы белән сертификат тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading