16+

Татарстанда юл һәлакәтндә бер яшь ананың гомере өзелгән: аның ике сабыеның гомерен саклау өчен табиблар көрәшә (ФОТО)

Алабуга-Пермь юлының 162нче километрында узган якшәмбедә 56 яшьлек ир идарә иткән "Лада Калина" (машина йөртү стажы 29 ел булган) һәм 19 яшьлек идарә иткән "Ауди 6" бәрелешкән, дип хәбәр итә Челны ЛТД.

Ике машинаны йөртүчеләр дә төрле тән җәрәхәтләре алган. "Лада"ның арткы утыргычында утырган 33 яшьлек хатын-кыз шунда ук үлгән. Аның 1 һәм 4 яшьлек ике кызы шулай ук һәлакәттә зыян күргән. Кызларның берсенең хәле авыруча авыр, табиблар аның гомерен саклау өчен көрәшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading