16+

Татарстанда юлда килеп чыккан низаг үтерү белән тәмамланган

11 ноябрьдә Алабугада юлда килеп чыккан низаг коточкыч фаҗигага илтеп җиткергән.

11 ноябрьдә Алабугада юлда килеп чыккан низаг коточкыч фаҗигага илтеп җиткергән.

Г.Камал урамында 18 яшьлек егет сүзгә килгәннән соң, туктап торган машина янына пычак белән килеп, ачык тәрәзәдән машина йөртүчене һәм арткы утыргычта утырган егетне чәнчегән. Нәтиҗәдә, машина йөртүче егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Туганнары "Новая Кама"га хәбәр итүенчә, аңа 13 тапкыр пычак белән кадалган булган. Ә икенче егет авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Җинаять кылучы кулга алынган, ул элек тә хөкемгә тартылган кеше булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading