16+

Татарстандагы яңа социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка килә

Татарстанда өч ТОСЭР (Социаль-икътисади үсеш территориясе) пәйда булачак. «Чистай», «Түбән Кама» һәм «Яшел Үзән» ТОСЭРларының күмәк инвестиция күләме 23 миллиардтан артачак.

Татарстанда өч ТОСЭР (Социаль-икътисади үсеш территориясе) пәйда булачак. «Чистай», «Түбән Кама» һәм «Яшел Үзән» ТОСЭРларының күмәк инвестиция күләме 23 миллиардтан артачак.

Фаразлар буенча, әлеге шәһәрләрнең социаль-икътисади үсеш территориясе статусына ия булуы ун ел эчендә кимендә 7 мең даими эш урыны булдыру, 23,7 миллиард күләмендә инвестицияләр кертүгә китерәчәк. “Түбән Кама”да пластиктан табак-савыт, коры кондитер продуктлары, кабель-үткәргеч продукциясе, эргономик мебель, эшкәртелгән газларны чистарту системасы, балык һәм диңгез продуктларын эшкәртү һәм консервлау эшләрен оештыру проектларына 7,5 миллиард сум инвестиция җәлеб ителер дип фаразлана.
«Чистай» социаль-икътисади үсеш территориясендә 23 проектны гамәлгә ашыру өчен 8,5 миллиард сум инвестиция җәлеб итү планлаштырыла.

«Яшел Үзән” территориясенең резидентлары булган 15 предприятие автомобильләр өчен запас частьләр, дару, авыл хуҗалыгы техникасы, палуба җайланмалары җитештерәчәк. Әлеге ТОСЭРның инвестиция күләме - 7,6 миллиард сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading