16+

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте яшь егетләрнең гомерен өзгән

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган. Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм...

Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.

Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading