16+

Татарстаннан Рүзәл Гарипов Россиянең халык участок инспекторы дип танылды

Лениногорскида хезмәт куючы Рүзәл Гариповка УАЗ «Патриот» автомобиле ачкычы тапшырылды, майор исеме бирелде. Ул «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте, дип хәбәр итә «Заман сулышы» газеты.

Тантанага «Халык участковые-2017” Бөтенроссия конкурсында катнашып җиңгән өч участковый чакырылган иде: Татарстаннан Рүзәл Гарипов, Ненец автоном округыннан һәм Чукоткадан.

Лениногорск участок инспекторы Рүзәл Гариповка былтыргы конкурсның җиңүчесе Калининград капитаны Виталий Тохтамыш "Халык участковые" статуэткасын тапшырган.

Моннан тыш, Рүзәл Рамилевич иң зур бүләк – УАЗ «Патриот» автомобильле булды, ачкычын тантаналы төстә тапшырдылар һәм майор исеме бирелү турында хәбәр иттеләр.

– Татарстан, Лениногорск районы җитәкчелегенә миңа мондый мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтемне белдерәм, – ди Рүзәл Рамил улы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading