16+

Татарстаннан җәй әлегә китми, тик яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә.

Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус булачак.

25 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә иң түбән температура - +14..+19; көндез максималь температура - +23..+28 градус булыр, дип фаразлана.

Бүген республикада һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелә, дип яза Татар-информ.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading