16+

Татарстанның өч министрлыгына яңа министрлар билгеләнде

Бу атнада берничә министрлыкта үзгәрешләр булды.

Бу атнада берничә министрлыкта үзгәрешләр булды.

Икътисад министрлыгында
7 февральдә Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры вазифасына расланды. Бу карар республика парламенты тарафыннан кабул ителде. Республика Халык җыены утырышында депутатлар Артем Здунов кандидатурасын хупладылар, 68 кеше “әйе” һәм 5се “юк” дип тавыш бирде.

Белешмә. Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2006-2010 елларда “Татарстан Фәннәр академиясе Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге”ндә эшләгән.

2010 елдан алып – Татарстанның икътисад министры урынбасары. 2014 елның октябреннән Татарстан икътисад министры вазифасын биләде. Икътисад фәннәре кандидаты.

Артем Здунов урынына моңа кадәр Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын җитәкләгән Фәрит Габделганиев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белешмә. Фәрит Габделганиев Казанда туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.
2009-2015 елларда Универсиада авылы мэры вазифасын башкарды. 2015 елның 25 сентябрендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Өйләнгән, ике баласы бар.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында

Ә Фәрит Габделганиев урынына Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков билгеләнде.

Белешмә. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. «Физика һәм информатика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. 2013 елның апреленнән – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, җирле Совет рәисе. Запастагы лейтенант. Өйләнгән, ике баласы бар.

Урман хуҗалыгы министрлыгында

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров отставкага китте һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры сыйфатында тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе вакытында Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китүе турында хәбәр иткән иде.

Белешмә. Равил Кузюров Татарстанның Аксубай бистәсендә туган. «Инженер-төзүче-технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2013 елның декабреннән Нурлат районы башлыгы вазифасында булды.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading