16+

Татарстанның кайбер районнарында -28 градуска кадәр салкын булачак

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә.

Татарстанның кайбер районнарында -28 градуска кадәр салкын булачак

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә.

Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал.

Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак. 

5-6 декабрьдә төнлә -17дән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр була. Көндез температура -11 градустан да югарырак күтәрелми.

6 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак : "Татар - информ" МА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading