16+

Татарстанның 58 фермерлык хуҗалыгына 140 миллион сум грант бирелә

"ТРда эшен башлаучы фермерларга 2017-2020 елларда ярдәм итү" федераль программасы буенча грантлар өләшүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлау бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. Бу хакта Татар-информ Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 140 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 121,8 млн сум (87 проценты) федераль бюджеттан бүленгән.

Конкурста катнашуга гариза биргән 140 хуҗалыкның - 58е (27 районнан) грант иясе булган. Җиңүчеләрнең иң күбе Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан - 6шар хуҗалык.

Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны тормышка ашырачак. Шулай ук 5 проект "яшелчәләр үстерү" юнәлеше буенча тормышка ашырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading