16+

Татарстанның иң яхшы мәктәпләре билгеле

Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән.

Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән.

Беренче урынны - башкаланың 131нче лицее, икенче урынны да Казаннан - Казан университеты карамагындагы IТ-лицей алды. Өченче урында - Чаллыдагы 26нчы гимназия.
Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре, призерлары һәм аттестат алмаган укучылар саны да күздә тотылган.
Дүртенче урында Н.Лобачевский исемендәге лицей мәктәп-интернаты (Казан), биштә - Россия Герое А.Козин исемендәге 7 нче гимназия (Казан).
Шулай ук беренче унлыкка Бөгелмә мәктәпләре дә кергән: 2нче лицей һәм 6нчы мәктәп - рейтингта 7 һәм 10нчы баскычта. Чаллының 78нче А.Пушкин исемендәге лицей мәктәп-интернаты - 5, 36нчы инновацион технологияләр лицей-интернаты - 5 һәм 9нчы урыннарда. 8нче урында - Казанның Вахитов районындагы «Солнце» урта мәктәп-интернаты.

Саба районы мәктәпләре авыл җирлегендә белем бирү йортлары арасында иң көчлеләрдән булып чыккан. Беренче бишлектә алар беренче, икенче, дүртенче, бишенче урыннарны яулый. Өченче урынга Кукмарадагы күп профильле А.Булатов исемендәге лицей чыккан.
Сүз уңаеннан, 30 август көнне Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Гомумроссия ата-аналар җыелышы уздыра. Дүртенче тапкыр үткәрелә торган җыелыш, елдагыча, Россия төбәкләре белән турыдан-туры элемтәдә, видеоконференция рәвешендә барачак. Министрлык оештырган онлайн тапшыру ярдәмендә әлеге чараны илнең теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин булачак.
Россия Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия җыелышын уздырып, ата-аналар фикерен, аларны кызыксындырган сорауларны тыңлый, гамәлдәге проект һәм программаларга аларның мөнәсәбәтен ачыклый - кире элемтә булдыра.
Ольга Васильевага сорауларны хәзердән үк биреп куярга мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында моның өчен махсус «Общероссийское родительское собрание» (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлекчәсе булдырылган. Сайт аша бирелгән сораулар да министрга килеп ирешәчәк, һәм алар министрның җавапларында чагылыш табачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading