16+

Татарстанның Мәдәният министры хатын-кыз журналистлар алдында "имтихан" тотты

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашып әңгәмә корды.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашып әңгәмә корды.

- Сез эшегез белән кешеләргә шатлык китерүен тоеп яшәгез. Сез аларга мәгълүмат җиткерәсез, дип башлады үзенең сүзен министр. - Бу минем өчен зур бер имтихан кебек. Моңа хәтле журналистлар белән болай очрашкан юк иде әле. Мәдният өлкәсендә эшләүче кешеләр - алар сәнгатьне яратучылар. Безнең турында мактап та, тәнкыйтьләп тә язалар. Узган ел план буенча 1552 мәдәни чара үткәрелде. Чит илләрдә үзебезнең сәнгатьне күрсәттек, - дип сөйләде ул.

Министр үзенең концертларга йөрүен, анда яңа исемнәргә аеруча игътибар итүен әйтеп узды. - Безнең фестивальләр сезгә ошыймы соң? - дип, журналистларның фикерләрен дә сорады.
Айрат Сибагатуллин газеталарда кайбер татар журналистларының катлаулы тел белән язуларын да яшермәде.
Хатын - кыз өчен иң зур бүләк - җылы караш, яхшы мөнәсәбәт, - диде министр.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading