16+

Татфондбанкның элекке башлыгын сак астында тоту вакыты озайтылды

Казанның Идел буе суды Татфондбанкның 53 яшьлек элекке башлыгы Роберт Мусинның сак астында тоту вакытын озайту турындагы тикшерүчеләр дәгъвасын тулы күләмдә канәгатьләндерде. Банкир хәзер сак астында өч ай, ягъни 16 октябрьгә кадәр калачак, дип хәбәр итә Татар-информ.

Исегезгә төшерәбез, Мусинга карата "Аеруча зур күләмдә акча урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, 2016 елның август аенда Татфондбанк хезмәткәрләре кредитка акча алып, соңыннан аны урлау максаты белән Россия Үзәк Банкына югары ликвидлы актив турындагы ялган мәгълүмат тәкъдим иткән.

Кредит рәвешендә алынган 3 млрд. сумнан артык акча Татфондбанк кул астында эшләүче оешмаларның хисаплары аша күчерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading