16+

"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин кулга алынды

"Татфондбан" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак.

"Татфондбан" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак.

Суд карарын ишеткәч, залда булучылар кул чабып алкышладылар.

"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның кулга алынуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алганнар һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергәннәр.

"Аеруча зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе буенча инде биш кеше кулга алынды. Алар: "Татфондбанк"ның кыйммәтле кәгазьләр базарындагы актив операцияләр идарәсе җитәкчесе - "ТФБ Финанс" ИК" кыйммәтле кәгазьләр базарында клиент операцияләре үткәрү идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев,"ТФБ Финанс" ИК" актив операцияләр идарәсе җитәкчесе Илнур Абдульманов, "ТФБ Финанс"ИК" директоры Тимур Вальшин, "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк"ның элекке идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещанов. Алар барысы да "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясеннән 90 миллион сум акча урлауда гаепләнәләр. Каза күрүчеләр - йөздән артык клиент.

Мусин Роберт Ренат улы 1964 елда Казанда туа. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1987-1989 - "Татпошивобувь" оешмасының планлаштыру бүлеге җитәкчесе.
1989 - 1992 - "Татпошивобувь" оешмасы директоры урынбасары.
1993 - 1996 - "Доверие" инветиция фонды идарәчесе, Татарстан Милли инвестицион фонды президенты.
1995 - 1999 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
1996 - 1997 - "Татфондбанк" банкы идарәсе рәисе.
1997 - 1998 - Татарстан финанс министрының беренче урынбасары.
1998 - "АК БАРС" банкы идарәсе рәисе.
1998 - 2000 - "Нижнекамскшина" акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе.
1998 - 2002 - Татарстан финанс министры.
2002 - 2006 - "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе.
2002 - 2013 - "АК БАРС" банк директорлар советы рәисе.
2004 - 2014 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2010 - 2013 - "Татфондбанк" идарәсе рәисе.
2013 - 2016 - "ТФБ Холдинг", "ТФБ Стратегия" директоры.
2016 елның 19 мартыннан 15 декабренә кадәр - "Татфондбакн" идарәсе рәисе.
2014 елның октябреннән Татарстан Дәүләт Советы депутаты.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading