16+

“Татфондбанк”тан зыян күрүчеләргә яңа төр ярдәм әзерләнә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лицензиясе алынган банклардагы вәзгыять буенча матбугат конференциясе узды. Татарстан икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, беренче чиратта кертемнәре иминиятләштерелмәгән клиентларның, шулай ук "ТФБ Финанс" кертемчеләренең хокукларын яклау күздә тотыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лицензиясе алынган банклардагы вәзгыять буенча матбугат конференциясе узды. Татарстан икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, беренче чиратта кертемнәре иминиятләштерелмәгән клиентларның, шулай ук "ТФБ Финанс" кертемчеләренең хокукларын яклау күздә тотыла.

"Татфондбанк"ның бүлендеге - "ТФБ-Финанс" клиентларының хокукларын банк кертемчеләренеке белән тигезләү мөһим. Бу алдаланган "ТФБ Финанс кертемчеләре" Иминият кертемнәре агентлыгы аша акчаларын кайтара алсыннар өчен кирәк. Һәр клиентка судка мөрәҗәгать итеп, үзенең алдаланганлыгын исбат итәргә туры киләчәк. Клиентлар белән көн саен иртәнге сәгать 8 дән кичке 20.00гә кадәр Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында кабул итүләр алып барыла.

Татарстан юстиция министры Лариса Глухова анда барлык хезмәтләр дә - документ күчерелмәсен алу, гариза тутыру, башка кирәк-яраклар бушлай башкарыла, ди.
Банкның зыян күргән клиентлары белән ныклы эш алып барыла. Әйтик, Татарстанда юридик затлар өчен «Ташламалы лизинг» программасы проекты эшләгән. Әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Клиентларга ярдәм итүнең яңа төре дә карала. Әлеге ярдәм программасы төгәл хәл ителмәгән. Әмма,аның эшләү системасы буенча, берәр банк "Татфондбанк" кертемчеләрен үз канаты астына алырга мөмкин. Дөрес, монда күп нәрсә конкурс массасы - ягъни лицензиясе алынган банкларның милке, финанс активлары кыйммәтен билгеләүдән тора. Республика Татарстан Президенты исеменнән Үзәк банкка бу программаны тәкъдим итәргә җыена.

Кредиторларны таләпләрен канәгатьләндерүгә килгәндә, беренче чиратта, физик затларның мәнфәгатьләрен, икенче чиратта, хезмәт килешүе нигезендә банк эшчеләренең, аннары гына калган зыян күрүчеләрнең таләпләре канәгатьләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading