16+

“Татнефть”кә республиканың иң югары бүләге тапшырылды

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәттә узган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" җәмгыятенең генераль директоры Наил Магановка тантаналы рәвештә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены тапшырды.

Әлеге орден республикада югары дәүләт бүләге булып санала. Валентин Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыяте республика тарихында беренче тапкыр Татарстанның бу югары бүләгенә ия булды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат үзәге.

Рөстәм Миңнеханов исә "Татнефть" предприятиесе илнең, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнә, дип басым ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading