16+

Төбәкләр Дәүләт Думасыннан җәйге вакытка күчүне сорый

Россиядә, "тәүлекнең якты вакытын рациональ куллану" максатыннан, җәйге һәм кышкы вакытка күчүне сорыйлар.

Россиядә, "тәүлекнең якты вакытын рациональ куллану" максатыннан, җәйге һәм кышкы вакытка күчүне сорыйлар.

Әлеге закон проектын Калининград думасы депутатлары әзерләгән. Алар фикеренчә, 3 нче сәгать зонасына (Мәскәү белән аерма плюс бер сәгать) Дагестан, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Карачаево-Черкесия, Коми, Марий Эл, Мордовия, Северная Осетия - Алания, Татарстан, Чечня, Чувашия, шулай ук Ставрополь крае, Астрахань, Волгоград, Киров, Тбән Новгород, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәсе һәм Ненецкий автоном округы керергә мөмкин. Экспертлар сүзләренчә, әлеге төбәкләрдә сезон арасында һәм кышын караңгы иртә - сәгать 17.00дә үк төшә. Меридиан буенча алар 3 нче сәгать зонасына керә, әмма Мәскәүгә якын булыр өчен (төрле мәсьәләләрне хәл итү максатыннан), әлеге субъектлар мәскәү вакытын сайлаган.
Исегезгә төшерәбез: 2014 елның октябрь ахырында Россия даими кышкы вакытка күчте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading