16+

Төбәкләрдә эшлекле мохит тудыру бизнесны үстерү өчен төп шарт булып тора

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Президент каршындагы Эшкуарлык советының җиденче киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышка 280 эшкуар, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, журналистлар – барлыгы 400дән артык кеше чакырылган иде, дип яза president.tatarstan.ru сайты. Советның алдагы утырышы 2017 елның октябрендә узган.

Утырыш барышында Советның проект төркеме үз тәкъдимнәрен кертте, шул исәптән продукциянең таләпләргә туры килүен декларацияләүне рәсмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләр карау тәртибен камилләштерү, балаларны транспорт чараларында имин йөртүне оештыру, калдыклар белән эш итүгә лицензияләрне яңадан рәсмиләштергәндә таләпләрне төгәлләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгына карата таләпләрне оптимальләштерү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәл итүне таләп итә торган катлаулы мәсьәләләр туып кына тора.

– Шуңа да карамастан, минемчә, мондый фикер алышу безгә кирәкле юлны табарга һәм, аларны дөрес итеп формалаштырып, федераль дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әзерләнгән мәсьәләләр өчен коллегаларына рәхмәт белдерде.

– Безнең экологик темага, калдыкларны эшкәртүгә бәйле проблемаларыбыз, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләребез күп, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара элемтәдә торырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшкуарлыкның системалы проблемаларын хәл итүдә проектлар алымын куллану, бизнес өчен административ каршылыкларны бетерү һәм оптималь шартлар тудыру – Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле бурычлар. Владимир Путин үзенең чыгышларында, төбәкләрнең бурычы – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы мохит булдыру, системалы якын килеп, эшлекле климатны яхшырту, дип гел ассызыклап килә. Ул билгеләп үткәнчә, һәр төбәктә һәм муниципалитетта эшлекле мохит тудыру бизнесны үстерү өчен төп шарт булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading