16+

Техосмортны видеога төшерәчәкләр

Көздән Россия хөкүмәтендә машинага техник тикшерү узганда яңа кагыйдәләр керетергә җыеналар.

Көздән Россия хөкүмәтендә машинага техник тикшерү узганда яңа кагыйдәләр керетергә җыеналар.

Техосморт узу процессын фото, видеога төшереп барырга кирәк, дип саный җитәкчелек. Техосморт узу ОСАГО полисы алу, машинаның торышын тикшерү өчен кирәк. Хәзер техник тикшерү уздырырга әзер булган шәхси оешмалар да җитәрлек.

Билгеле бер суммада акча түләсәң, алар машинаны карап тормыйча да техник тикшерү уздырырга ризалашалар. Кыскасы, мондый намуссыз оешмаларны кысрыклау максатында, техник тикшерү процессын видеога төшерү таләбен кертү иң отышлысы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading