16+

Теләченең «Сердәш»енә 1 миллион сум тәтеде

Халык театрларының «Идел-йорт» фестиваленә йомгак ясалды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Халык театрларының «Идел-йорт» фестиваленә йомгак ясалды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Беренче урынны Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән катнашкан Бөгелмә районы Карабаш авылы халык театры алды(режиссеры - Гөлүсә Галиева). Икенче урынга Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәре буенча Рифкат Галиев куйган Балык Бистәсе районы белән Баулы районы халык театрлары (Әнгам Атнабаевның «Ана хөкеме» өчен, режиссеры - Миргалиян Фәхриев) лаек дип табылды. Өченче урынга Булат Сәлаховның «Яр» әсәрен сәхнәләштергән Балтач районы (режиссеры - Илдар Насыйбуллин) һәм Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» әсәрен куйган өчен Мөслим районы (режиссеры - Зөлфия Фәхретдинова) халык театрлары ия булды.

Быел фестивальнең Гран-приен Теләче районының Вәсилә Нәгыймова җитәкләгән «Сердәш» халык театры яулады. Аларга 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Беренче урынны алган коллективка - 100 мең сум, икенче урынга - 75 мең сум, өченче урынга 50 мең сум бирелде. Моннан тыш «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» төрендә дипломнар Башкортстанның Яңавыл халык театрыннан Римма Фазлыевага, Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты халык театрыннан Гөлчәчәк Муллахмәтовага тапшырылды. «Ирләр ролен иң яхшы башкаручы» булып Актаныш районының Киров исемендәге авыл халык театрыннан Илфак Гаянов белән Кукмара районы Зур Сәрдек театрыннан Ринат Сөләйманов танылды. «Режиссер эзләнүе» төрендә - Мамадыш театры режиссеры Марат Баязитов, «Намус һәм тугрылык» төрендә Харис Сафин лаек булдылар. «Театр сәнгатенең легендасы» исеме 60 ел гомерен театрга багышлаган режиссер Камил Саттаровка бирелде. Аңа Мәдәният министрлыгының «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылды.
Соңыннан Теләче халык театры куйган Аяз Гыйләҗевнең «Яра» спектакле күрсәтелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading