16+

Телефонга салынган акчаны кайтарып буламы?

Казандагы бер банкка фатир өчен түләргә бардым. Тик банкта хезмәткәрләр, ялгышып, коммуналь хезмәт өчен акчаларны минем телефон номерына салганнар. Хәзер бу акчаларны миңа ничек кайтарырга? Кечкенә сумма булса, эчем пошмас иде, телефоныма биш мең сум акча күчте. Мин МТС операторыннан файдаланам. Гөлия Сафиуллина, Казан. Борчылыр урын юк. Татарстанда кайбер операторлар...

Казандагы бер банкка фатир өчен түләргә бардым. Тик банкта хезмәткәрләр, ялгышып, коммуналь хезмәт өчен акчаларны минем телефон номерына салганнар. Хәзер бу акчаларны миңа ничек кайтарырга? Кечкенә сумма булса, эчем пошмас иде, телефоныма биш мең сум акча күчте. Мин МТС операторыннан файдаланам.

Гөлия Сафиуллина, Казан.

Борчылыр урын юк. Татарстанда кайбер операторлар ялгыш салынган акчаларны кире кайтара. Шулар арасында МТС та бар. МТС операторы хезмәткәрләре аңлатуынча, моның өчен йә төп офисларга килеп гариза язарга, йә операторларга шалтыратырга кирәк. Операторлар СМС аша юллаган комбинация ярдәмендә дә телефондагы акчаларны кайтарып булачак. Дөрес, акчалар кулга бирелми, банк картасы исәбенә күчә һәм күчкәндә 4 процент тирәсе комиссия тотылып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading