16+

Температураң булса, метрога кертмиләр

Югары температуралы пассажирларны Мәскәү метросына кертмиләр. Автовокзаллар, автостанцияләр, метроның керү-чыгу юлында металл эзләгечләр янында “тепловизор”лар урнаштырылган.

Югары температуралы пассажирларны Мәскәү метросына кертмиләр. Автовокзаллар, автостанцияләр, метроның керү-чыгу юлында металл эзләгечләр янында “тепловизор”лар урнаштырылган.

“Әгәр метрога керүченең, әйтик, температурасы 37,5°С градус  була икән. Аны туктатып, температурасын кабат гадәти термометр белән үлчиләр. Әгәр ул артса, аны транспортка кертмиләр, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр яки ашыгыч ярдәм чакыралар”, – дип хәбәр ителә башкаланың транспорт департаментының Telegram каналында.

Әмма югары температуралы пассажирлар өчен чикләүләр булуы хакында метрополитен кагыйдәләрендә дә, мэр карарларында да әйтелми.

Аңарчы октябрь урталарында транспортта битлексез һәм перчаткасыз пассажирларны җәмәгать транспортына кертмәү хакында белдергән иделәр. Анда битлек режимын үтәүне тикшерү көчәйтеләчәк, дип әйтелгән була.

Коронавирус вәзгыятен контрольдә тоту һәм мониторинглау оперштабында хәбәр ителгәнчә, Мәскәүдә ачыкланган авыруларның яртысыннан артыгы октябрьнең беренче яртысында җәмәгать транспортыннан файдаланмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading