16+

Террорчылык эшчәнлеге алып баручы берничә дистә татарстанлыны эзлиләр

Татарстанда, Россиянең башка төбәгендәге кебек үк, террорчылыкка каршы комиссия күзәтүе астында террор күренешләрен кисәтү буенча максатчан эш алып барыла.

Татарстанда, Россиянең башка төбәгендәге кебек үк, террорчылыкка каршы комиссия күзәтүе астында террор күренешләрен кисәтү буенча максатчан эш алып барыла.

Татарстанның Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең 6 декабрьдә узган утырышында сүз Якын Көнчыгыш илләре территориясендә террорчылык эшчәнлеге алып баручы, эзләүдә булган берничә дистә Татарстан кешесе турында да барды. Хокук сакчылары тарафыннан әлеге кешеләргә карата җинаять эше ачылган, шуңа нигезләнеп, аларның җинаять эшчәнлеге тикшерелә, кире кайту мөмкинлекләре җитди күзәтү астына алынган. Кире кайтырга теләгән элеккеге биш татарстанлы үз вакытында тоткарланып, озак вакытка ирекләреннән мәхрүм ителде инде.
Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе халыкны игътибарлы булырга чакыра. Шик тудырган хәлләр була калса, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр белән элемтәгә керергә киңәш ителә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү хезмәте: 291-35-28; 02;

кесә телефоны өчен: 020.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча кизү хезмәте: 231-45-55.

Бердәм коткару хезмәте: 112.

Теракт турында ялган хәбәр тараткан өчен биш елга кадәр ирегеңнән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading