16+

“Теш табибына барган күк, СПИДка да даими тикшеренергә кирәк!”

1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне иде. Бу көннең символы булган кызыл тасма СПИДсыз киләчәк билгесе булып тора.

1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне иде. Бу көннең символы булган кызыл тасма СПИДсыз киләчәк билгесе булып тора.

XXI гасыр чумасы 25 миллионга якын кешенең тормышын тартып алган афәт. Көн саен 7 меңгә якын кеше ВИЧ белән зарарлана, 8 мең кеше үлә. Соңгы чыганаклар буенча, Россиядә 9 меңнән артык ВИЧ-инфекцияләнгән кеше яши. Татарстанда әлеге чир кагылган 19 326 кеше бар. Бу Россиянең уртача күрсәткечләреннән 1,6 тапкыр азрак.

- ВИЧ яшьләр һәм урта яшьтәгеләрнең авыруы. 20 - 45 яшьлек кешеләр интегә аннан. Республикада инфекция күбрәк җенси юл белән тарала (63%). Икенче урында вирус тарату сәбәпчесе булып наротиклар тора, - дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева.

Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск СПИД йоктыру куркынычы зур булган районнар. Быел Питрәч, Кайбыч, Чистай, Аксубай, Яшел Үзән, Алабуга, Казанда да ВИЧ инфекциясе арту очраклары күзәтелгән.
ВИЧ йоктырган кеше авыруын 3-6 айдан соң гына ачыклый ала. Ләкин бүген замана технологияләре, медицина алга китү нәтиҗәсендә ВИЧ белән дә яшәп була ди табиблар. Вируслы аналар хәтта бала да таба.

ВИЧ белән авыручы аналар, сәламәт аналарга караганда азрак аборт ясый. Анага йөклелек чорында химик-профилактик дарулар бирәбез. Тугач балага да ул даруларны эчертәбез. Республикада 97 ВИЧлы бала яши, быел 4 авыру бала туды. Дөрес дәвалау биргән очракта андый балалар картлык көннәренә кадәр яши ала. Мин белгән ВИЧ результатлары уңай булган балаларга хәзер 25-27 яшь, - дип белдерде «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин.

Ел саен СПИДка каршы төрле чаралар үткәрелә. Бөтен ил вәкилләре 2030 елга ВИЧ эпидемиясен бетерү дигән программа да төзегән. Спорт та СПИДка каршы: Казанда узган Универсиада, Чемпионат вакытларында да ВИЧ турында мәгълүмат таратып төрле чаралар үткәрделәр. 2016 елның май аенда СПИДка карша Казан марафоны оештырылачак. Анда танылган шәхесләр, спортчылар, ВИЧ инфекцияләнгән кешеләр белән 42 кмлы марафон чабачак. Ел әйләнәсендә республикада ВИЧны ачыклый торган экспресс-тестлар оештырыла. Алар ярдәмендә 5500 авыру кеше ачыкланган. Нияз Галиуллин белдергәнчә, вирусны тизрәк ачыклау исән калу мөмкинлеген бермә-бер арттыра.

- Марафонда катнашучы кешеләр ВИЧ беребезне дә читләп үтми икәнен күрсәтә. Бу афәттән безне социаль статус та, спортка мәхәббәт тә коткарып кала алмый. Бер җире дә авыртмаган яшь кешене хастаханәгә барып тикшеренергә нәрсә этәрсен? Уку, эш белән мәшгуль яшьләр бигрәк тә сәламәтлекләренә битараф. Теш табибына елга бер тапкыр барган күк, ВИЧка тикшеренүне дә даими рәвештә үтәргә кирәк, - дип белдерде үзе дә әлеге афәт белән күзгә-күз очрашкан, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләр үзәге" күзәтү комиссиясе рәисе Андрей Злобин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading